Татарстан Президенты республика парламентына 8 октябрьдә юллама белән мөрәҗәгать итәчәк
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу җомгада республика Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк. Бу хакта Татарстан Парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
— 8 октябрьдә, иртәнге 10.00 сәгатьтә алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 25 нче утырышы узачак. Көн тәртибендә Татарстан Президентының Татарстан Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык юлламасы, — диелә хәбәрдә.
Традиция буенча, утырыш Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында узачак.
Бу чарадан ТНВ, «Болгар» радиосы, Дәүләт Советының рәсми сайтында трансляция оештырылачак.