Рөстәм Миңнехановның Татарстан парламентына еллык юллама белән мөрәҗәгате вакыты билгеле булды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгате бу җомгада, 8 октябрьдә, булачак. Бу хакта Татарстан парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Чара Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында узачак.

«8 октябрьдә 10:00 сәгатьтә VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 25 нче утырышы узачак. Көн тәртибе: Татарстан Президентының Татарстан Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык юлламасы», — диелә хәбәрдә.

Утырышта республика Хөкүмәте әгъзалары, республиканың муниципаль берәмлекләре, учреждениеләре, предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, җәмәгатьчелек, бизнес вәкилләре катнашачак. Шулай ук еллык юлламадан турыдан-туры трансляция дә алып барылачак.


Фикер өстәү