Россиядә коронавирус белән авыручылар арту сәбәпле, тагын чикләү кертелде

Россиядә коронавирус белән авыручылар саны арту сәбәпле, барлык массакүләм чаралар гамәлдән чыгарыла. Бу хакта Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова хәбәр итте.

«Россиядә коронавирус белән хәл бик киеренке», — диде ведомство вәкиле. Аның сүзләренә караганда, COVID-19 белән авыручылар саны соңгы атнада ил буенча тулаем алганда 14% ка һәм 12 төбәктә 20% ка арткан. Массакүләм чараларга чикләүләр кертелгән 24 субъектның 21ендә өлкәннәр арасында авыручылар саны кискен арткан.

«Дәүләт санитар табиблары тәкъдимнәрен дә, күрсәтмәләрен дә бирә, оператив штаблар да әлеге карарларны кабул итә, тик аларны төгәл үтәү хәзер бик мөһим», – дип өстәде Анна Попова.

Соңгы тәүлек эчендә Россиянең 85 төбәгендә коронавирусның 25 781 очрагы теркәлгән. 883 кеше вафат булган, ундүрт мең ярымга якын кеше сәламәтләнгән.


Фикер өстәү