Кадакны какмавың хәерлерәк (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)

Яшәгән ди, булган ди бик дуамал холыклы, тиз кызып китүчән бер егет. Көннәрдән бер көнне моңа әтисе бер капчык кадак биргән. Ачуы чыккан саен саен шуннан бер кадак алып, коймага кагарга кушкан.

Беренче көнне үк койма дистәләгән кадак белән тулган. Бер атнадан инде андагы кадаклар саны кими төшкән. Егет ачу-ярсуын тыярга өйрәнгән. Ни гаҗәп, тора-бара коймадагы кадаклар саны көн саен кими башлаган. Егет кадак кагуга караганда үз-үзеңне кулда тотуы җиңелрәк икәнлекне аңлаган. Көннәрдән-бер көнне ул коймага бер кадак та какмый башлаган. Шуннан әтисе аңа үз-үзен кулда тотып калган саен, киресенчә, коймадан берешәр кадак суырып алырга кушкан. Егет шулай эшләгән. Берзаман коймада бер кадак та калмаган. Шуннан әти кеше койма янына килгән дә болай дигән:

– Койманы кадаклардан чистартып бетерүең бик яхшы булган, улым. Ләкин, күрәсеңме, анда күпме тирән кадак эзе калган. Ул инде беркайчан да элеккеге кебек тишек-тошыксыз, шома булмаячак. Кешегә начар сүз әйткәч, каты бәрелгәч тә әнә шундый тирән яралар кала. Аннан соң күпме генә гафу үтенсәң дә, авыр сүз салган шушы яраларны ямый алмаячаксың. Шуңа күрә тормышта ничек кенә ярсысаң да, үзеңне кулда тотарга, сүзеңне үлчәп сөйләргә кирәк!


Фикер өстәү