Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юллама белән 14 сентябрьдә чыгыш ясаячак

Дәүләт Советында парламент Президиумы утырышы узды. Анда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының берьюлы ике утырышын үткәрү турында карар кабул ителде. Президиум утырышын Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды.

Парламентның көзге сессиясе 14 сентябрьдә Сәйдәш исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында кырык алтынчы утырыш белән башланып китәчәк. Иртәнге сәгать 10да Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясаячак. Шул ук көнне сәгать 12дә Дәүләт Советында парламентның кырык җиденче утырышы башлана.

Кырык алтынчы утырышның көн тәртибендә бер генә мәсьәлә – Татарстан Рәисенең республиканың эчке һәм тышкы хәле турында Дәүләт Советына еллык Юлламасы күздә тотылган.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, кырык җиденче утырышның көн тәртибенә комитетлар тәкъдиме белән 18 мәсьәлә, шул исәптән 12 республика законы проекты һәм бер федераль закон проекты кертелгән.

Парламентчылар кырык җиденче утырыш кысасында шулай ук югары белем бирү оешмаларының спорт-савыктыру лагерьларын төзекләндерү турында Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальковка Дәүләт Советы мөрәҗәгатен карап тикшерәчәк. Утырышта депутатлар 2022 елда Татарстанда мәгарифне үстерү программаларын тормышка ашыру турында Министрлар Кабинеты мәгълүматын да тыңлаячак. Әлеге тема буенча мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның чыгышы көтелә. «Хөкүмәт сәгате» кысасында исә мәдәният министры Ирада Әюпова матди булмаган этномәдәни байлыклар өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында республика законын гамәлгә ашыруның барышы хакында сөйләячәк.

 


Фикер өстәү