Ленинград өлкәсендә йөк машинасы яшүсмер велосипедчылар төркеменә бәрелгән, үлүчеләр бар

Ленинград өлкәсендә «КамАЗ» велосипедчылар һәм аларны озата баручы машинага бәрелгән. Ике кеше үлгән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Ачыкланганча, «КамАЗ» «Скандинавия» автоюлының 60нчы чакрымында яшүсмер велосипедчылар төркемен таптаткан.

Хәзер урында автоинспекторлар һәм ашыгыч ярдәм медиклары эшли.

Фаҗига килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.

 


Фикер өстәү