Татарстанда бер кыз сөяк белән атып, апасын күзсез калдыра язган

Республика клиник хастаханәсе табиблары бер баланы күзсез калудан коткарып калган. Алар аңа өч сәгать дәвамында операция ясаганнар.

Чаллыда бер кыз үзеннән кечкенә кыз туганы белән уйнаган. Уйнаганда сеңелесе аңа сөяк белән аткан һәм ул аның күзенә очлы ягы белән эләккән. Кыз сөякне үзе чыгарам дип, күз алмасына баскалаганлыктан хәлләр катлауланып киткән.

Республика клиник хастаханәсе табиблары аның күзен яңадан җыйганнар дияргә була. Ике атнадан соң аңа Мәскәүдә кабат операция ясап, күзен коткарып калганнар.


Фикер өстәү