Россиядән сигез илгә очу өчен пандемия аркасында кертелгән чикләүләр бетерелде

Россиядә пандемия аркасында Азербайҗан, Әрмәнстан, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан һәм Иранга очышларга кертелгән чикләүләр бетерелде, дип хәбәр итте Росавиация.

«2022 елның тугызынчы мартында, Россия Хөкүмәте карары нигезендә, Азербайҗан, Әрмәнстан, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан һәм Иранга даими һәм даими булмаган очышларга Covid-19 вирусы таралуны кисәтү өчен юнәлдерелгән чикләүләр гамәлдән чыгарылды», — диелә РИА Новости хәбәрендә.

Очышлар һава элемтәсе турындагы ике яклы хөкүмәтара килешүләр һәм хакимиятләрнең авиаочыш буенча аерым килешүләре нигезендә ике якка да гамәлгә ашырылачак.

Шул ук вакытта авиакомпанияләр «COVID-19 таралуын булдырмау максатларында изоляция режимын тәэмин итү турында»гы Россия дәүләтенең Баш санитар табибы күрсәтмәләрен үтәргә тиеш.


Фикер өстәү