Күздә суалчан, малярия һәм бизгәк: Татарстанда яшәүчеләр чит илләрдән нинди чирләр ияртеп кайткан?

Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсенең (РКИБ) кабул итү-диагностика бүлеге мөдире Татьяна Павлова “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләп үткәнчә, быел бер кеше Африкадан малярия ияртеп кайткан. Узган елда исә мондый өч очрак теркәлгән булган.

Табиб әйтүенчә, малярия –  үлемгә китерердәй бик хәтәр чир. Бигрәк тә балалар өчен зур куркыныч белән яный. Чирне Африка черкиләре тарата.

Африка илләреннән ияреп кайту ихтималы булган тагын бер хәтәр авыру – сары бизгәк. Табиб сүзләренә караганда, туристлар аннан прививка ясатканлыктан, чир очраклары бик сирәк теркәлә. Ә менә Денге бизгәге ияртү очраклары шактый еш очрый. Узган елда Татарстанда өч кеше, 2021 елда – дүрт кеше шуның белән чирләгән. Бәхеткә, быел андый очраклар юк.

Татьяна Павлова сөйләп үткәнчә, чит илләрдән тәнгә паразитлар “утыртып” кайту куркынычы да бар әле. Суалчаннар эчәклеккә, тән укымаларына һәм хәтта күз алмасына урнашырга мөмкин. Мондый очракларда сырхау тән тиресе эчендә нәрсәнеңдер хәрәкәтләнүенә коты очып табибка килә. Республика йогышлы авырулар хастаханәсендә паразитларны операция юлы белән алу очраклары булгалый.

Сүз уңаеннан, мондый паразитлар чит илләрдә генә түгел, үзебезнең курортларда да очрый икән. Табиб сүзләренә караганда, гадәттә сөлге яки башка әйбер җәймичә генә комга утыру тән тиресе эчендә суалчаннар үсеп чыгуга китерә.


Фикер өстәү