650 розадан букетлар: Казан эшмәкәрләре рәхмәт йөзеннән РКИБ табибларына чәчәкләр тапшырдылар

Казан эшмәкәрләре бүген, рәхмәт йөзеннән, инфекция белән көрәшүче РКИБ табибларына чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.

Чәчәк кибетләре хуҗалары «Табибларга рәхмәт» акциясенә кушылды. «Бу акция хәзер бөтен дөнья буйлап уза. Казанда медицина хезмәткәрләренә мондый гадәти булмаган ысул белән рәхмәт белдерергә карар кылган хәйриячеләр табылуына без бик шат. Минемчә, безнең табибларга шәһәр кешеләренең аларга рәхмәт белдерүләре бик рәхәт», — дип сөйләделәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Йогышлы авырулар хастаханәсенең хатын-кызлар коллективына 650 розадан 41 букет тапшырылды. Һәркайсына игътибар бирелде — чәчәкләр барлык табибларга, шәфкать туташларына һәм хастаханәнең кече персоналына бүләк ителде.

«Хатын-кызны чәчәкләр кебек бернәрсә дә шатландырмый. Аларны көн саен күрәсе килә. Минем уйлавымча, һәр бүләк һәм һәр чәчәк бүген хуҗабикәсен табар», — диде РКИБ оештыру-методик кабинеты мөдире Земфира Мөхәммәтвәлиева.

Ул башка предприятие вәкилләренең даими рәвештә йогышлы авырулар хастаханәсенең медицина хезмәткәрләрен сөендерергә тырышулары турында сөйләде. Мисал өчен, күптән түгел Казанның бер танылган ресторан хезмәткәрләре табибларга пицца алып килгән.

Бүген коронавируска каршы көрәштә табиблар һәм йогышлы авырулар хастаханәсенең медицина персоналы нон-стоп режимында диярлек эшли. Алар шундый киеренке хәлдә медицина хезмәткәрләрен дәртләндереп торучы Казан халкына зур рәхмәт белдерделәр.

«Казанда яшәүчеләрнең безне төрле ысул белән рухландырырга тырышуы бик күңелле хәл. Бу безне илһамландыра», — дип рәхмәт белдерде Земфира Мөхәмәдиева.

Ул шулай ук татарстанлыларга да барлык куркынычсызлык чараларын үтәүне, сәламәтлекләрен саклауны һәм якыннарын кайгыртуны сорап мөрәҗәгать итте.


Фикер өстәү