Ике атна дәвамында Республика клиник хастаханәсе аллергологларына юлламасыз язылып була

Бүген Татарстанның Республика клиник хастаханәсенең Аллергология һәм иммунология үзәгендә колл-үзәк ачылды. Аның аша хастаханә табибларына кычыткан бизгәге (крапивница) һәм башка тцрле аллергик билгеләре булган авырулар консультациягә языла ала. Бу хакта «Татар-информ» яза.

19 — 30 сентябрьләрдә Татарстанда яшәүче һәркем, аллергия билгеләре булган очракта, колл-үзәкнең (843) 231 20 02, 231 20 03, 231 20 04 номерларына шалтыратып, бушлай кабул итүгә языла ала.

Аллергология һәм иммунология үзәге табиблары ике атна дәвамында колл-үзәк аша язылучыларны кабул итәчәк. Әлеге чара 1 октябрьдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья кычыткан бизгәге көне уңаеннан оештырылган. Шушы рәвешле табиблар халыкның игътибарын аллергия реакцияләре, аерым алганда, кычыткан бизгәге проблемаларына юнәлтергә тели.

Табиблар мәгълүматларына караганда, һәр дүртенче кеше гомеренең билгеле бер чорында көтмәгәндә тән кызарып китү, тән тиресендә юешләнеп торган кабарчыклар чыгу, шешенүдән интегә. Күпчелек очракта кычыткан бизгәге билгеләре берничә атна эчендә юкка чыга. Мондый очрак –  кискен кычыткан бизгәге, ләкин планета халкының якынча 1 процентында авыру хроник формага күчә.

РКХ үзәге – Россиянең алты аллергология үзәгенең берсе. Ул GA2LEN UCARE халыкара стандартлары буенча эшли. Бөтен дөньяда андый үзәкләр 130дан артык.

 


Фикер өстәү