Бер ир өлкән яшьтәге әнисен караудан баш тарткан өчен бертуган апасын үтергән

Үтерү, шулай ук коралны законсыз саклау буенча җинаять эше кузгатылган.

Түбән Тагил шәһәрендә яшәүче бер адәм бертуган апасын атып үтергән. Фаҗига өлкән яшьтәге ананы карау, дөресрәге, карамау мәсьәләсендә килеп чыккан. Гаепләнүчегә карата җинаять эше кузгатылган.
Федераль яңалыклар агентлыгы мәгълүматларына караганда, коточкыч фаҗига узган елның 15 апрелендә Түбән Тагилның Коминтерн урамындагы йортта булган.

Ике туган арасында карт әниләрен карау мәсьәләсендә низаг килеп чыккан. Ирне апасының газиз әнисен карарга теләмәве ярсыткан. Шунда ул җиде зарядлы “Наган” револьверын алып, туганына ике тапкыр аткан. Шуннан соң коралның тоткычы белән башын, бөтен гәүдәсен төйгән. Бичара хатын-кыз җан тәслим кылган.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре үтерүчене тоткарлаган. Үтерү, шулай ук коралны законсыз саклау турында җинаять эше кузгатылган. Барлык материаллар судка җибәрелгән.


Фикер өстәү