Казанның Минск урамындагы йортта бер ирне ау мылтыгыннан атып үтергәннәр

Хокук сакчылары Казанның Минск урамында аучы мылтыгы белән бер ирне атып үтерүдә шикләнелгән 36 яшьлек ирне кулга алганнар. Бу хакта Татарстанның Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, ирне ЮХИДИ хезмәткәрләре шәһәр сәүдә үзәкләренең берсе янында тоткарлаган.

Фаҗига бүген иртән Минская урамындагы йортның 14 һәм 15 катлары арасындагы баскыч мәйданчыгында булган. Анда бер ир башына утлы коралдан атып үтерелгән. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара. Җинаятьченең «Сайги» ау мылтыгыннан атуы ачыкланган.


Фикер өстәү