«Башка юл юк. Дөньядагы бер генә ил дә авыруны башка ысул белән җиңмәде»

Соңгы арада коронавируска каршы вакцина ясатучылар саны кими, авыручылар саны да арта башлады. Казан Кремлендә моның сәбәбен халыкның җавапсызлыгында күрәләр.

Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистлар белән брифинг вакытында республикадагы вазгыятьнең начараю баруына игътибар итте. Вакцина кадатучыларның кимүе Татарстан Президентын да борчый, ди ул.

– Борчылмаслык түгел, чөнки авыручылар белән бәйле вазгыять кискенләшә генә бара. Чагыштырып карасак, хәзер авыру катлаулырак кичерелә. Чиргә яшьләр дә бирешә, үзләрен сакламаган өлкән буын вәкилләре шактый. Кеше күпләп җыела торган урыннарда битлексез йөрүчеләр күбәйде. Бу сәламәтлек саклау тармагына да авырлык өсти, – диде Лилия Галимова.

Сәбәпне исә халыкның җавапсызлыгында күрәләр. “Кешеләр тынычланды. Очышлар рөхсәт ителә, чаралар оештырыла икән, димәк, инфекция юкка чыкты дип уйлыйлар, ахрысы. Һич юк! Вазгыять катлаулы. Табиблар эшенә карагыз. Хәзер диспансеризация бара. Мин дә табибка күрендем, ул инде өметләрен өзгән иде. Аңа көндез үз эшен эшләргә, кичен “кызыл зона”га керергә кирәк. Медиклар әлеге вазгыятьтән чыгу өчен барысын да эшли. Вакцина ясату катлаулы хәлдән чыгуның бердәнбер юлы”, – диде матбугат хезмәте җитәкчесе.

Аның сүзләренчә, вакцина әһәмияте турында аңлату эшләре дәвам итәчәк. Хакимият тулы локдаун кертергә җыенмый.

– Башка юл юк. Дөньядагы бер генә ил дә авыруны башка ысул белән җиңмәде. Европада, Америкадагы вазгыятькә карагыз. Вакцинация дәрәҗәсе югарырак, чөнки анд таләп итү дә күпкә катгыйрак һәм социаль-мәдәни объектларга керү мөмкинлеге дә чикли, – диде Лилия Галимова.

Йөкле хатыннар өчен аеруча борчылалар. Авыру аларны да урап узмый. Лилия Галимова әйтүенчә, бәби көткән хатын-кызлар арасында авыручылар саны арта һәм чир бик катлаулы уза.

Чулпан Гарифуллина

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү