10 яшьлек бала, әтисе мылтыгыннан ялгыш атып, дустын үтергән

Красноярск төбәгендә 10 яшьлек бала, әтисенең ау мылтыгы чакмасына ялгыш кулы тиеп, дустын атып үтергән. Фаҗига 24 май кичендә Лесосибирск шәһәре янындагы Стрелка бистәсендә килеп чыккан.

Малай яшьтәше алдында мылтык белән мактанмакчы булган: сейф ачкычын алып, әтисенең утлы коралын алган да ялгыш кына атып җибәргән. Пуля дустының корсагына килеп тигән. Яраланган бала тиз генә фельдшерлык пунктына китерелгән. Әмма, вакытында медицина ярдәме күрсәтелүгә карамастан, вафат булган.

Бу хакта Красноярск крае прокуратурасы үзенең Telegram-каналында хәбәр иткән. Социаль челтәрләрдәге хәбәрләргә караганда, әлеге ике малай бер сыйныфта укыган һәм үзара бик дус булган.
Мылтык ишегалдындагы гаражда урнаштырылган сейфта сакланган.

“Утлы коралны саклауда гамьсезлек” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерүне Россия Тикшерү комитетының Красноярск крае һәм Хакасия республикасы буенча тикшерү идарәсе алып бара.


Фикер өстәү