Йөрәгеңне тыңла: әллә нинди төеннәрне дә чишәргә, юл күрсәтергә сәләтле ул (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)

Тынычлык кыйссасы

Бервакыт сәүдәгәр кибет киштәсендә бик кадерле сәгатен югалткан. Бүлмәнең бөтен почмагыннан эзләп чыкса да, аның эзенә төшә алмаган. Кәефе кырылган ир урамнан узып барган бер төркем кешегә игътибар иткән. Сәгатьне тапкын кешегә бик зур акча вәгъдә итеп, аларны югалган әйберне эзләшергә чакырган ул. Тегеләр исә, шатланып, сәгать эзләргә керешкән. Көне буе маташканнар, кибетнең астын-өстен китергәннәр – нәтиҗәсе генә булмаган. Ир сәгатьне табачагына бөтенләй өметен өзгән.

Шунда аның янына 5 яшьлек бер малай килеп баскан. Сәгатьне эзләшергә килүен әйткән ул. Сәүдәгәр исә кул гына селтәгән. Синнән дә олырак абый-апаларын да таба алмады инде аны, янәсе. Шулай да малайга кибеткә кереп, эзләп карарга рөхсәт иткән ул. 5 минут та үтмәгән малай югалган сәгатьне табып алып чыккан. Сәүдәгәрнең күзе дүрт булган. Гаҗәпләнүен яшермичә:

— Бер төркем кеше көне буе эзләп та таба алмады. Син ничек биш минутта таптың моны? – дип сораган ул малайдан.

Малай исә:

—  Мин кибеткә кердем дә тыныч кына утыра бирдем. Шунда каяндыр сәгать тавышы ишетелде. Шул якка борылып карасам, анда югалган сәгать ята иде, — дигән.

Тормышта да шулай: ниндидер катлаулы мәсьәләне хәл итү өчен чәчкә ябышып, хәвефләнеп, арлы-бирле чабышасы урынга, кайчак әнә шушы малай кебек тыныч кына утырып, йөрәгеңне тыңларга кирәк. Әллә нинди төеннәрне дә чишәргә, юл күрсәтергә сәләтле ул!


Фикер өстәү