Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Думасының беренче утырышында катнашты

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Россия Закон чыгаручылар советы Президиумы әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин сигезенче чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының беренче утырышында катнашты.

Депутатлар утырышыт оештыру мәсьәләләрен карады: Дәүләт Думасы Рәисе, аның урынбасарлары сайланды, парламент комитетлары һәм комиссияләре составлары расланды. Дума Рәисе итеп янә Вячеслав Володин сайланды. Думага узган партияләр лидерлары белән онлайн-очрашу вакытында Президент Владимир Путин тәкъдим иткән кандидатураны депутатларның күпчелеге хуплады. Дәүләт Думасы составында 32 комитет расланды.

Билгеле булганча, Думада Татарстаннан сайланган 15 депутат эшләячәк. Өчесе комитетларда җитәкче вазыйфаларны биләячәк. Аерым алганда, Максим Топилин Икътисади сәясәт комитетына җитәкчелек итәчәк. Елена Ямпольская Мәдәният комитеты рәисе итеп сайланды. Олег Морозов Контрольлек комитеты рәисе булды. Калган 12 депутат тугыз комитет составына керде.

Фәрит Мөхәммәтшин Дума депутатлары белән аралашканда, хакимиятнең барлык тармакларының бер командага тупланып эшләве Татарстан парламентының иң мөһим традицияләреннән берсе, моның республика җитәкчелегенең эш рәвеше булуын әйтте. Парламент башлыгы республика икътисадына үзәктән акчалар җәлеп итү, Татарстанны федераль максатчан программаларда катнаштыру һәм федераль дәрәҗәдә законнар инициативаларына этәргеч бирү өчен депутатларның, республика министрлыклары, ведомстволары вәкилләренең тырышлыгын алга таба да берләштерү кирәклеген әйтте.


Фикер өстәү