Дәвачы Мәфтуха Сираҗетдинова: Һәр кеше үзе өшкерә ала

Тау башындагы кечкенә генә йортта яши ул. Янына кереп, хәлен белеп йөрүчеләр күп түгел. Әмма йортына сукмак өзелми. Аның янына җанына шифа эзләп, башка шәһәр-районнардан киләләр икән. Спас районының Иске Рәҗәп авылында яшәүче Мәфтуха Сираҗетдинова, ярдәм сорап килгән кешене кире бормыйм, ди.

– Өшкерү сәләте Аллаһы Тәгаләдән. Файдам тия, кешеләрне терелтәм, дип мактанып утырмыйм. Әмма килүчеләр рәхмәт әйтә. Иң элек килгән кеше белән сөйләшә башлыйм, әкренләп эченә кереп китәм. Шуннан авыруларын сизә башлыйм. Баштарак бөтен кешене дә өшкерсәм, хәзер инде көчем җитми, – ди ул.

Мәфтуха апаны, 20 яше тулгач, торф чыгарырга җибәрәләр.

– Шунда авырып киткәнмен. 4 ай хастаханәдә ятканмын. Үзем берни белмим, хәтерләмим. Мөгаен, аңсыз булганмындыр инде. Сиңа климат алыштырырга кирәк, монда калсаң, савыга алмыйсың, диделәр. Баксаң, хастаханәгә кергәндә кигән кофта кесәсендә Үзбәкстанда яшәүче дус кызымның адресы булган икән. Табиб, шунда кит, диде. Мине самолет белән Үзбәкстанга озаттылар, – дип искә ала ул.

Кешеләрне дәвалау сәләте шунда күчкәч ачыла. Башта ул авыру яки бозык кергән, күз тигән кешене күрсә, каты итеп кычкырып җибәрә башлый. Эшнең нидә икәнен белмәгәч, тирә-яктагылардан уңайсызлана да. Ярый әле бер укымышлы карчык очрый. «Синең сәләтең бар. Кешеләрне өшкерә аласың. Әмма бу эшкә тотынганчы, алардан алган авыруларны чыгара белергә өйрәнергә кирәк», – ди ул аңа. Мәфтуха апага дөрес итеп өшкерергә өйрәтә.

– Бераздан миңа кечкенә балаларны алып килә башладылар. Аннары шифа эзләп ишек шакучылар күбәйде. Мәфтуха апа, өшкер, дип килеп керәләр. Берсен дә кире бормадым. Биредә кияүгә чыктым, дүрт балабыз туды. Үзбәкстанда 43 ел яшәдем. Тик тора-бара үз илемне, туган ягымны сагындым. Улларым Россиягә кайтып киткән иде инде. Бер улым Иске Рәҗәптә иде, – ди ул.

Дөрес, Татарстанда аны кайгы-хәсрәт көткән булып чыга. Бер-бер артлы өч улын югалта ул.

– Берсе – Самарада, икенчесе – Ижауда, өченчесе авылда җирләнде. Аллаһы Тәгалә ярдәме белән бу кайгыларымны күтәрә алдым. Раббыма рәхмәт. Сынау бирде, сындырмады. 41 яшемдә бик теләп алып кайткан дүртенче балам хәзер Мәскәүдә яши. Әле менә кайткан чагы иде. Бергә бәрәңге алдык. Үз бәхетемә тапканмын икән. Ара ерак дип тормый ул, кайтып йөрергә тырыша, – ди Мәфтуха апа.

Саубуллашканда, Мәфтуха ападан яшен сорадык. 87не тутырган икән инде. Әмма карап торышка бер дә бу яшьне биреп булмый үзенә. Әле дә хәрәкәттә ул. Быелга кадәр ишегалды тутырып каз-үрдәк үстергән. Тавык утыртып, чебиләр чыгара икән. Аларның ниндие генә юк?! Бүреклесе, тәпиендә йонлачы… Әле менә көзгә кергәндә дә бер оя чеби чыккан.

– Кош-кортлар белән мәш киләм. Кибеткә үзем йөрим, социаль хезмәткәрем дә, күршем дә юк. Аллаһы Тәгалә миңа кешеләрне җибәреп тора. Алар буш килми. Гел ризык алып киләләр. Шулай итеп яшим, – ди Мәфтуха апа. – Начар күңелле кешеләр күп хәзер. Туган туганнан көнләшә, дусларның да чыны юк. Гел дога укып йөрегез. Һәр кеше үзе өшкерә ала.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 

 


Фикер өстәү