Иртәгә – 15 сентябрьдә Казанның “Южный” һәм “Парк Хаус” сәүдә үзәкләрендә вакцинация пунктлары ачылачак. Бу хакта Сәламәтлек саклау идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә..
“Биредә грипп һәм пневмококк инфекциясеннән прививка ясатырга мөмкин булачак”, – дип аныклап үтелгән хәбәрдә..
Медиклар сәүдә үзәгендә һәр көн саен 10.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Исегезгә төшерәбез: Казан сырхауханәләрендә, шулай ук алты метро станциясе: Авиатөзелеш, Яшьлек, Кәҗә бистәсе, Тукай мәйданы, Җиңү проспекты һәм Имәнлек метро станцияләре янындагы мобиль вакцинация пунктларында прививка ясатырга була.