Казанда метро станцияләре янында коронавирустан прививка ясый башладылар

1 июньнән Татарстан башкаласында медицина хезмәткәрләреннән торучы мобиль төркемнәр метро ишеге төбендә COVID-19 инфекциясеннән прививка ясый башлаган.

Шулай итеп, хәзер теләгендә булган кешеләр хәтта эшкә барганда яки өенә кайтканда да вакцинация узарга мөмкин.
Моның өчен паспорт һәм СНИЛС булса, шул җитә.
Прививканы 7.30 сәгатьтән 18.30 сәгатькәчә түбәндәге метро станцияләре янында ясатырга мөмкин:
1. Авитөзелеш
2. Төньяк вокзал
3. Яшьлек
4. Кәҗә бистәсе
5. Габдулла Тукай мәйданы
6. Сукно бистәсе
7. Горки
8. Җиңү проспекты
9. Имәнлек станцияләре янында.

Мобиль төркемнәр бары тик ике – “Әмәт” һәм “Кремль” метро станцияләре янында гына эшләмәячәк.


Фикер өстәү