Рөстәм Миңнеханов «Укучының мәдәни көндәлеге» проектында җиңүчеләр белән очрашты

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Укучының мәдәни көндәлеге” республика мәдәни-мәгариф проектында җиңүчеләр белән очрашты. Чара Казан Кремлендә узды.

“Укучының мәдәни көндәлеге” проектының, Татарстан Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары тарафыннан, Президент Рөстәм Миңнеханов күзәтүендә, 2014 елдан бирле тормышка ашырылып килүен искә төшерик.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов проектта катнашучыларның барчасын Халыкара балаларны яклау көне белән котлады. Ул шулай ук “Укучының мәдәни көндәлеге” проектының республиканың бай тарихын өйрәнү, яңа дуслар табу мөмкинлеге бирүен искәртте. Проектта җиңүче укучылар, үз чиратында, Татарстан Президентын туган телләрендә – татар, рус, мари һәм чуаш телләрендә сәламәләде.

Рөстәм Миңнеханов проектта җиңгән балалар өчен Казан Кремле буенча экскурсия үткәрде. Яшь кунаклар Татарстан Президентының эш бүлмәсенә кереп, аның эш өстәлендәге әйберләрне һәм киштәләрдәге фотосурәтләрне кызыксынып карады.

Балалар шулай ук, һич тартынмыйча, Рөстәм Миңнехановтан балачакта кем булырга теләгәнлеген сорашты.

Сүз уңаеннан, быел проектта 200 меңнән артыграк баланың катнашты.
Көндәлек Татарстанның күренекле урыннары, музейлар, китапханәләр һәм театрлар турында язмалар урын алган матур бизәлешле юлкүрсәткеч-альбомнан гыйбарәт. Балалар ел дәвамында көндәлекнең сәхифәләрен тутырганнар, тәкъдим ителгән биремнәрне үтәгәннәр һәм берочтан музейларда, театр, китапханә, башка мәдәният учреждениеләрендә булулары турында язып куйганнар.

2014 елда “Укучының мәдәни көндәлеге” Татарстанның 40 мең беренче сыйныф укучысына тапшырылган. 2015 елдан проект республиканың барлык башлангыч сыйныфларын (1-4 сыйныфлар) колачлаган. Республикада балаларны мәдәниятле итеп тәрбияләү юнәлешендә махсус социаль челтәр – www.культурныйдневник.рф булдырылган. Биредә укучылар музейларда, театр, китапханәләрдә, массакүләм мәдәни чараларда булулары турында яза һәм балаларның мәдәни-мәгариф бәйгеләрендә катнаша.


Фикер өстәү