Константин Малышев: «Без дә чәй эчәргә яратабыз»

Чуаш халкында ни өчен чыпчыкның канатын юалар? Яңгыр теләү йоласының файдасы бармы? Өй җит­кер­гәндә өмәгә кемнәр җыела? Яшьләргә чуаш телен, мәдә­ниятен өйрәнү өчен мөм­кин­лекләр тудырылганмы? Без бу хакта Татарстанның чуаш милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе урынбасары Кон­стантин Малышев белән сөйләштек.

:: Константин Анатольевич, чуаш телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен ничек саклыйсыз?

– Телне саклау өчен велосипед уйлап чыгарырга кирәкми. Җавап бик гади. Моның өчен туган телдә сөйләшергә кирәк. Балалар ана телен ишетсен, танысын өчен олыларның сөйләшүе мөһим. Тел – аралашу чарасы. Традицияләр яшәү рәвешенә бәйле. Мәсәлән, үзбәкләрне алсак, алар кая гына күченсә дә, үз гадәтләрен сак­лый. Җомга көнне эшләмәскә тырышалар. Чуашлар исә башкачарак. Шәһәргә күченгәндә төп традиция­ләр генә саклана. Нәкъ менә авыл чуаш мәдәниятен саклау учагы булып тора. Шәһәрдә егетләр армиягә киткәндә, поездга, военкоматка озатабыз. Авылда рекрут җырлары җырлап, дуслары белән урам әйләнәләр. Чуаш авылларында һәр ел саен армия­гә баручы егетләр бар, шуңа күрә бу гадәтләр югалмый.

:: Республикада чуашлар саны артамы, әллә кимиме?

– Соңгы халык санын алу мәгълүматлары буенча Татарстанда 116 мең чуаш исәпләнә. Казанда – 10 мең тирәсе. Бу сан кими бара. Шул ук вакытта демография яхшырган чуаш авыллары да бар. Әйтик, Чүпрәле районындагы Алешкин Саплык авылы. Анда бакчага 60лап бала йөри. Аксубай, Буа, Чүпрәле районнарында милләттәшләребез күбрәк яши. Быел без яңа проект башладык. Республикадагы чуаш авыллары тарихы буенча китап-белешмә әзерлибез. 2006 елда «Татарстан чуашлары» дигән альбом эшләдек. Татарстанда чуашлар гына, шулай ук татарлар, рус, мукшылар белән бергә яшәгән 300 авыл бар.

:: Иң зур һәм кечкенә авылларыгыз кайларда урнашкан?

– Чуаш Чүпрәлесен иң зур авыл дип әйтер идем. Зур Акса дигән авыл да кечкенә түгел. Буада Рунга авылын мисалга китерергә мөмкин. Аксубайда Уткино авылында ике кеше яши. Бер генә йортлы авыл ул.

:: Сездә «Ниме» дигән ярдәмләшү өмәсе үткәрелә. Йорт салганда яки башка зур эшләрне башкарганда булышырга теләүчеләр күпме?

– Шәһәрдә мемориаль плитә, зиратка койма куясы бармы – өмә уздырабыз. Авылда өй күтәргәндә булышалар. Балта осталары, төзүчеләр үз кораллары белән килә. Бүген – Иванга, иртәгә – Николайга. Йорт хуҗасы, табын әзерләп, эшчеләрне сыйлый. Авылларда часовня, мәчетләр дә төрле милләт вәкилләре белән бергәләп төзелә.

:: Татарлар белән аралашып яшисезме?

– Чуашларның татар авылларында татар дусты булырга тиеш. Аларныкы да шулай. Татар авылына киләсең, тәгәрмәчең чыгарамы, башка ярдәм кирәкме – әйтик, Харис абыйга барасың. Әти-әниләр шулай яши. Кукмарада бергә укыган сабакташларыбыз белән әле дә аралашабыз. Бездә әниләр әбиләр белән серләрен татарча сөйләшә иде. Кәнфитне кайда яшергәнме яки башка нәрсә булсынмы… Без татарчага шулай өйрәндек. Кызык бит, беләсе килә! Мәзәк сөйлим әле. Татар чуашка кунакка килә. Самавыр куелган, өстәлдә чәкчәк, бергәләп чәй эчәләр. Майпелен аша, дип сыйлый чуаш. Татар тиз-тиз ашый башлый. Чуаш тагын шулай дип кабатлый. Татар аптырап калган. Мин болай да май белән ашыйм бит инде, дип җавап биргән. «Майпелен» чуашча «ашыкмыйча аша» дигәнне аңлата.

:: Без барыбыз да чәй эчәргә яратабыз икән…

– Әйе, без – Татарстанда яшәүчеләр чәй эчәргә яратабыз. Ә Чувашиядә яшәүчеләр аерыла, алар суны күбрәк эчә.

:: Сездә Уяв бәйрәме башланды. Аны ничек бәйрәм итәсез?

– Ул 22 майда башланып, 12 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Дөресрәге, арышны ура башлаганчы. Сабан бәйрәме бу. Бөртеклеләрне утырталар, ул үскәндә чуаш халкы бәйрәм итә. Яшьләр урамда җырлап, биеп, әйлән-бәйлән уйный.

:: Милли уен коралыгыз нинди?

– Бездә ул – домра.

:: Чуашларның үз агачы бармы?

– Бар, ул – юман. Элеккеге заманда чит җиргә яки сугышка киткәндә, чуашлар үзләре белән имән чикләвеге алганнар. Әгәр туган ягына исән-сау әйләнеп кайта алмаса, ул вафат булган урында имән үсеп чыккан. Шулай итеп, ырудашлары аның күмелгән урынын билгели алган. Бүген дә чуашлар ялгыз үсеп утырган имән янында юкка гына үлгәннәрне искә төшерми.

:: «Учук» теләү йоласы турында да сөйләгез әле…

– Яңгыр озак вакыт яумыйча торса, һәр йорттан берәр чокыр ярма җыялар. Кемдер йомырка бирә. Анда чыпчык канатын юган суны да салалар. Ботка белән кешеләрне генә түгел, әрвахларны да сыйлыйлар. Ботканы иске зиратка күтәреп барып, шунда калдыралар. Бу әрвахларның рухлары риза булу өчен кирәк. Ышанасызмы, йоланы үткәргәч, яңгыр ява.

:: Сездә табигать белән бәйләнеш көчле. Моның сере нидә?

– Чуаш халкы күңеле тыныч булганда, авырмаганда, сугышлар булмаганда табигать белән гармониядә. Кояштан, башка җисемнәрдән тынычлык эзли ул. Христиан диненә кадәр җанның – чәчәккә, чәчәктән – агачка, агачтан кошка күчүенә ышанганнар. Шуңа күрә өлкәннәр урманга баргач, тиктомалдан агачның ботагын сындырырга ярамый, дип өйрәткән. Каен себеркесе җыйганда ярый. Сәбәбе бар. Чәчәкнең дә җаны бар, диләр. Хәзер дә мондый гадәт Аксубайда бишләп авылда, Әлмәт, Нурлат, Чирмешән, Азнакай районнарындагы кайбер авылларда саклана.

:: Чуаш халкы арасында ислам динен тотучылар булганмы?

– Андыйлар да булган. Кәләшне алыр­га килгәндә, туйда иң төп кешене билгелиләр. «Туйбаш» дип атала ул. Егетләр кәләш йортының капка төбендә «туйбаш» саламалик (саламалейкум) дип исәнләшә. Бу сәламләү бары туйда гына әйтелә. Сарыкны «бисмиллаларны силеген» дип суйганнар. Этнограф Григорий Тимофеевның революциягә кадәр «Буадагы 9 авыл» дигән этнографик очеркында барысы да җентекләп язылган. Анда ул христиан диненә кадәрге йолаларны барлый. Бер бәйрәмдә – тавык, икенчесендә – каз, «Учук»та үгез суйганнар. Китапта, «Хорбан»да тәкә суярга кирәк, диелгән. Ислам нигезләре сакланган. Хатын-кызның киемнәренә игътибар итик, хушпу дигән баш киеме (аны кияүдәге кызлар кия) аша кызларның чәчләр күренми, итәкләр дә озын. Мөселман киеменә охшаган бит?

:: Гаиләдә чуашча сөйләшәсезме? Мәктәпләрдә балалар туган телдә укый аламы?

– Мин Буа районының Боерган авылында тудым. Башлангыч сыйныфны чуашча укыдым. Хәзер рес­пуб­ликада 86 мәктәптә чуаш теле фән буларак укытыла. Бу сан – атнага 1–3 сәгать. Түбән Каманың 34 нче гимназиясендә чуаш теле укытыла. Казанда Татарстан Халыклар дуслыгы йортында якшәмбе мәктәбендә чуаш телен өйрәнергә була, шулай ук биергә, җырларга өйрәтәбез.

Безнең өч балабыз бар, чуаш телен беләләр. Гаиләдә сөйләшмәсәң, туган телне саклап булмый ул.


Фикер өстәү