Рөстәм Миңнеханов: Корылыкка каршы системалы эшләргә кирәк

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда корылыкка каршы системалы эш кирәклеген әйтте. «Иҗтимагый сектор гына түгел, шәхси хуҗалыкларның да терлек азыгы белән тәэмин ителүен кайгырту мөһим», — диде Президент бүген парламентның егерме өченче утырышында.

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» дәүләт учреждениесе башлыгы Сергей Захаров оешманың эше турында сөйләде. Депутат Таһир Һадиев 38 районда корылык аркасында гадәттән тыш хәл кертелгәнен искәртеп, калган биш районда ни өчен бу режим кертелмәве белән кызыксынды.

«Биш район ни өчен төшеп калды? Бүген сайлаучылар да, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре дә шул хакта сорый. Температура югары, янгыннар булып тора. Сез 10 квадрат метр ераклыктагы җиһаздан чыгып кына эш итәсез, ә гомуми территория 150 мең гектар. Комиссия белән чыгып, уҗымнар торышын карап булмый мени?» — диде Һадиев.

Сергей Захаров моны сәер сорау дип бәяләде. «Без һава һәм туфрак корылыгы буенча күзәтү оештырабыз һәм Хөкүмәткә, Авыл хуҗалыгы министрлыгына мәгълүмат җиткерәбез. Карар шунда кабул ителә», — диде.

 

«Татар-информ»

Фикер өстәү