Рөстәм Миңнеханов: «Быел без 5 млн тонна ашлык җыеп алырга ниятлибез»

«Быел без 5 млн тонна ашлык җыеп алырга ниятлибез. Бу узган ел белән чагыштырганда, 1 млн тоннага күбрәк». Россия Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының еллык коллегия утырышында чыгыш ясаган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әнә шулай дип белдерде. Чарада шулай ук Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та катнашты.

Үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов Татарстанның авыл хуҗалыгы продукциясенең тулай күләме буенча алдынгы төбәкләрнең берсе булуын ассызыклады. Республиканың тулай эчке продукты 4,2 процентны тәшкил итә, диде ул.

– Татарстан – үз-үзен туендыра торган төбәк һәм ул халыкны төп продуктлар белән тулысынча тәэмин итә, – диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, сөрүлек җирләренең уңдырышлылыгы минераль ашламалар кертү күләменә турыдан-туры карый. Ел саен республика бюджетыннан әлеге максатлар өчен 1 млрд сум акча бүленеп бирелә. Бу бер гектар җиргә 70 килограммнан ким булмаган ашлама кертергә мөмкинлек бирә. Инде нәтиҗәләр дә сөендерә – уңдырышлылык гектарыннан 35 центнердан артык.

Татарстан Президенты үз чыгышында терлек азыгы әзерләү үзәкләре мәсьәләсенә аерым тукталды. Мондый үзәкләр төзү терлекләрнең продуктивлылыгын 15 процентка арттырырга һәм азык әзерләргә киткән чыгымнарны 12 процентка киметергә мөмкинлек бирде. Моннан тыш, Президент фикеренчә, бу шәхси хуҗалыкларның терлек азыгы әзерләүгә бәйле проблемаларын да чишәргә ярдәм итә. Шуннан соң ул Россиянең авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушевны әлеге эш тәҗрибәсе белән танышырга һәм аңа федераль дәрәҗәдә теләктәшлек күрсәтергә өндәде. Федераль министр исә әлеге мәсьәләне өйрәнергә сүз бирде.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов «Авыл территорияләрен үстерү» программасында хуҗалыкларның кече формаларының роле турында әйтте. Аның сүзләренчә, Татарстанда ныклы фермер классы формалашты. Бу – 4 мең крестьян-фермер хуҗалыгы һәм 450 мең шәхси хуҗалык дигән сүз. Алар авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысын җитештерә.

Шул ук вакытта программаларда катнашырга теләп тә, федераль ярдәм җитмәү сәбәпле, кире кагылган кешеләр барлыгын да җиткерде Рөстәм Миңнеханов. Шуңа бәйле рәвештә, фермерларга федераль ярдәм күләмен, аеруча «Агростартап» программасы буенча, арттыруны сорады.

Дмитрий Патрушев аңа җавап итеп хәзерге вакытта финанслауны арттыру мөмкинлеге каралуын әйтте.

– Киләсе елда без «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында 49 мең кеше яшәүче авыл территорияләрен үстерү буенча 17 проектны тормышка ашырырга планлаштырабыз. Шул ук вакытта 2021 елда дәүләт программасы чаралары буенча чыгымнарны киметергә туры килә. Шул сәбәпле, безнең проектларны тулы көчкә эшләп булмаячак, – диде Рөстәм Миңнеханов һәм бу программаны тормышка ашыру өчен федераль бюджет чыгымнарын саклау мөмкинлеген сорады. Дмитрий Патрушев бу мәсьәләдә дә Президентны хуплады.

Зөһрә Садыйкова

 

 

 

 


Фикер өстәү