Татарстанда яман чир белән авыру очраклары артса да, үлем-китем очраклары кими

Татарстан Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков шулай дип белдерде.

“Татарстанда яман чир белән авыру очраклары артса да, үлем-китем очраклары кими. Бүген Татарстанның онкология хезмәте 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. 1946 нчы елның 14 нче маенда Казанның бишенче шәһәр хастаханәсендә яңа 30 ятаклы хезмәт эшли башлый. Тарих әнә шуннан башлана”, — диде министр.

Исегезгә төшереп үтәбез: 8-9 июль көннәрендә Казанда Татарстан Республикасы онкология хезмәтенең 75 еллыгына багышланган илкүләм форум уза. Анда 3 меңнән артык белгеч катнаша. Шушы ике көн эчендә форумда төрле тема һәм юнәлешләр буенча 200дән артык спикер чыгыш ясар дип көтелә.


Фикер өстәү