Казан сәүдә үзәкләрендә вакцина ясаучылар буенча рекорд куелды

28 июньдә Татарстан башкаласының сәүдә үзәкләрендә вакциналаштыру буенча рекорд куелды — прививка ясау кампаниясе башланганнан бирле мондагы вакцинация пунктларында чиратлар барлыкка килде. Эш көнендә 507 кеше прививка ясаткан.

Вакцинация пунктлары «МЕГА», «Парк Хаус», «Южный» сәүдә үзәкләрендә эшли.
Кичә «МЕГА»да 211 кеше, «Парк Хаус»та 233 кеше (шуларның 52се икенче прививканы ясаткан), «Южный» та 63 кеше вакциналаштырылган.
«Парк Хаус» сәүдә үзәгендә тулы вакцина курсы ясарга мөмкин, калганнарында — беренчесен генә, ә икенче привиканы яшәү урыны буенча.
Татарстан Республикасында тәүлек эчендә 9130 кеше прививка ясаткан, барлыгы 520 024 кеше вакцинацияләнгән, шуларның 374 854е икенче прививка ясаткан.


Фикер өстәү