Бүген Казанда чыгарылыш кичәсе узачак (ПРОГРАММА)

Бүген Казанның «Ак Барс Арена» стадионында шәһәр чыгарылыш кичәсе узачак. Быел 191 гомуми белем бирү учреждениесен 6099 унберенче сыйныф укучысы тәмамлаган. Алар өчен оештырылган бәйрәм 18.00 сәгатьтә башлана.

Укучылар өчен шактый бай концерт программасы әзерләнгән. Кичәдә Илгиз Шәйхразиев, Enaecash, «Оммаж» төркеме, җырчы һәм блогер Ваня Дмитриенко һәм RASA музыкаль төркеме чыгышлары булуы көтелә.

Чыгарылыш кичәсе традицион мәктәп вальсыннан башка узмаячак. Соңгы вальсны 180 пар башкарачак. Моннан тыш, мәктәп белән хушлашучылар күккә йөз күгәрчен очыртачак.

Бәйрәм 21.30 сәгатьтә салют белән тәмамланачак, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты.


Фикер өстәү