Июль аеннан Татарстанда электричкада йөрү бәяләре үзгәрә

Республика территориясендә тариф зонага һәм пассажирның яшенә бәйле.

1 июльдән шәһәр яны электр поездларында йөрү бәяләре үзгәрә. “Содружество” компаниясеннән хәбәр ителгәнчә, тарифлар болайрак булачак:
маршрутның беренче ун чакрымлы зонасыннан икенче зонасына кадәр – 28 сум;
өченче зонадан дүртенче зонага кадәр – һәр зона өчен өстәмә 18 сум;
бишенче зонадан сигезенче зонага кадәр – һәр зона өчен өстәмә 16 сум;
тугызынчы зонадан унөченче зонага кадәр – һәр зона өчен өстәмә 14 сум;
ундүртенче зонадан егерменче зонага кадәр – һәр зона өчен өстәмә 12 сум.
5-7 яшьлек балалар өчен билет бәясенең 25 проценты күләмендә түләргә кирәк булачак.


Фикер өстәү