ОСАГО полисын очсызракка алып булачак

19 октябрьдә Россиядә автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү (ОСАГО) полисын иминиятләштерү компаниясенең рәсми сайтында гына түгел, бәлки әле төрле компанияләрдә полис бәяләрен чагыштыру мөмкинлеге бирердәй махсус финанс платформасы ярдәмендә дә сатып алырга мөмкин.

ОСАГО турында законга төзәтмәләрдә искәртеп үтелгәнчә, полис сатып алганда машина йөртүчедән комиссия түләтелмәячәк, ә аның бәясе иминиятләштерү компаниясенең рәсми сайтында  күрсәтелгән бәягә туры киләчәк.

Россия банкы ОСАГОның тариф коридорын киңәтеп, иминиятләштерүчеләргә машина йөртүчеләр өчен нәкъ менә үзләренә туры килә торган тариф сайлап алу мөмкинлеге бирердәй указ чыгарган.

Законга үзгәрешләр кертелгәнче, машина йөртүчеләр өчен полис бәясе асылда бер үк төрле иде. Аның бәясенә биш фактор: автомобильне теркәүгә алу төбәге, двигатель егәрлеге, машина йөртүченең яше, стажы, авариягә еш эләгү-эләкмәве исәпкә алынды.  Закондагы яңалыклар ОСАГО полислары бәясен гадирәк һәм аңлаешлыракка әйләндерә.

Хәзер  иминиятләштерү компанияләре һәр машина йөртүче өчен аерым тариф билгели. Шул ук вакытта полис бәясе Россия банкы билгеләгән тариф коридоры чикләреннән чыкмаска тиеш. Шәхси автомобиль йөртүчеләр өчен полис хакы 2471 сумнан 5436 сумга кадәр тәшкил итә. Машиналарын таксига әйләндерүчеләр өчен тариф 30 процентка кыйммәтрәк. Бу “шашка”лы машиналарның юлда ешрак чыгулары һәм, статистика мәгълүматларына караганда, аварияләргә ешрак эләгүләре белән бәйле.

Тагын бер кат искә төшерәбез: тариф коридорын киңәйтү иминиятләштерүчеләргә машинасын бик сак, пөхтә йөртүчеләр өчен – түбәнрәк, ә инде ЮЛ хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмаучылар өчен – югарырак тариф билгеләү мөмкинлеге бирәчәк.

 

 


Фикер өстәү