ОСАГОның база тарифлары үзгәртелә

13 сентябрьдән ОСАГОның база тарифлары үзгәрәчәк. Бу хакта Россия Банкының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тиздән ОСАГОның төп тариф коридоры 26 процент өскә һәм аска киңәйтеләчәк.

Җиңел автомобильләр өчен тарифның база ставкасы диапазоны 1646-7535 сум тәшкил итәчәк, җәмәгать транспорты өчен тариф чикләре ике якка да 17,8% киңәя.

Запас частьләргә бәяләр арту сәбәпле (ә иң «бәрелә торган» детальләрнең бәяләре уртача 28,7% ка арткан) яңа тарифлар авариягә очраган кешеләр өчен иминиятләштерү бәясен күтәрү хисабына күпкә отышлырак шартлар тәкъдим итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтә Үзәк банк.

Соңгы тапкыр Россия Банкы тариф коридорын ике якка да 10% ка киңәйткән. Бу 2020 белән чагыштырганда, 2021 елда уртача ОСАГО премиясенең 1,85% үсешенә китергән.


Фикер өстәү