Алсу һәм Азат Фазлыевларның кызлары бакча йөри башлаган

Җырчыларның кызларына июнь аенда бер яшь тулган иде. Бүген Зифа балалар бакчасына барган.

Әлегә ике генә сәгатькә генә калдырганнар. Әмма сабый үзен бик яхшы тоткан.

– Киләсе дүшәмбедән ярты көнгә калдырабыз башлыйбыз. Тәрбиячеләр мактады үзен. Бик сабыр бала, борчымады, иптәшләре белән уйнап йөрде, диләр. Гомер тиз үтә икән ул, – ди Алсу. – Башта кызымның туасын көттек, инде хәзер бакчага да китте. Дөрестән дә бик тыныч бала ул безнең. Авырмасыннар гына!


Фикер өстәү