Песков Путинның TikTokта аккаунт ачарга җыенмавы турында әйтте

Россия Президенты Владимир Путин, элеккеге Италия премьеры Сильвио Берлускони кебек, TikTok һәм башка социаль челтәрләрдә аккаунт ачарга җыенмый. Бу хакта Россия дәүләте башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр итте, дип яза РИА «Новости».

«Юк, планлаштырмый», – дип җавап биргән Кремльнең рәсми вәкиле журналистлар соравына.

Элегрәк Берлускони TikTokта профилен булдырган иде. Беренче ролигын ул яшьләргә мөрәҗәгать итүдән башлаган. Сильвио Берлускони видеоларында үзе, Владимир Путин,  Джо Байден һәм Рим папасы турында мәзәк сөйләгән.


Фикер өстәү