Кремль Путин белән Байден арасындагы сөйләшүгә ачыклык керткән

Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков, озакка сузылган эшлекле сөйләшү булды, дигән.

Россия һәм АКШ президентларының телефон аша сөйләшүе шундук эшлекле төсмер алды,  дип белдергән дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков. Ул шулай ук сөйләшүнең шактый ук озакка сузылуын искәрткән.

Джо Байден Владимир Путинга якын киләчәктә очрашырга тәкъдим иткән. Песков әйтүенчә, тәкъдим, яңа һәм көтелмәгән дә булуы сәбәпле, башта өйрәнеләчәк. Очрашу темасы дипломатик каналлар аша билгеләнәчәк.

Песков, АКШ лидерының Путинга карата әйтелгән сүзләре өчен Россия гафу үтенүне таләп итәчәкме, дигән соравын җавапсыз калдырган.

Дәүләт башлыклары Навальный шәхесенә һәм аның киләчәгенә кагылмаган.


Фикер өстәү