Ни өчен китапларның, фильмнарның эчтәлеген онытабыз?  (Хәтерне ныгыту буенча киңәшләр)

Китапны укып чыкканнан соң инде бер ай чамасы узгач ук аның эчтәлеген оныткан чакларыгыз бармы? Әле узган шимбә кичендә генә караган бик кызыклы фильмның исемен дә хәтердән чыгардыгызмы?

Курыкмагыз, сезнең барысы да тәртиптә: биредә эш баш миенең үзенә кирәксез дип, “чүп-чар” дип санаган мәгълүматларны “бетереп” баруына гына бәйле. Шул сәбәпле безгә килеп ирешелгән мәгълүматның 60 проценты инде бер сәгать эчендә үк онытыла. Ун сәгатьтән соң – нибары 35 проценты, ә бер атна узгач 20 проценты чамасы гына хәтердә сакланып кала.  Бигрәк тә баш мие төрле реклама, кирәкмәгән яңалыклар белән тулы булса, хәтер начарая.

Безгә килеп ирешелгән мәгълүматның “чуп-чар” гына булмавын  баш миенә “аңлату” өчен түбәндәге киңәшләрне истә тотарга кирәк:

  • Материалны укып чыккач, шундук аның эчтәлеген сөйләп карарга тырышыгыз;
  • 8 сәгатьтән соң, материалны тагын бер кат укып чыгыгыз;
  • бер тәүлек узгач, 20-30 минут дәвамында кабатлагыз.

Болай эшләгәндә, укылган мәгълүматлар онытылмаячак һәм, гомумән, хәтерегез 19 процентка яхшырачак.

 


Фикер өстәү