Анда 20 финалист катнашачак. Алар җәй буе “Бәрәкәттә-хәрәкәт” мастер-классларында катнашып җиңү яулаучылар һәм онлайн-теркәлү узучылар. Узган елгы “Бию көрәше”нән аермалы буларак турнирда биергә яратучылар һәм профессиональ биючеләр көч сынаша. Матбугат конференциясендә Казан шәһәре башлыгы Гүзәл Сәгыйтова белдергәнчә, мондый көрәшне быел бергә уздырсалар да, киләсе елга профессионал биючеләр арасында гына үткәрергә телиләр. Максат берничә: беренчедән, бу профессиональ биючеләрне халыкка таныту өчен кирәк. Икенчедән, милли биюебезнең югары дәрәҗәдә башкару үрнәкләрен күрсәтү мөһим.
Турнир берничә өлештән торачак. Монда сыгылмалык та, татар биюенең төп хәрәкәтләрен белү дә, импровизация һәм сөйкемлелек тә таләп ителә. Җиңүчеләрне жюри һәм тамашачылар да сайлап алачак. Турнирның бүләге саллы: җиңүчегә 150 мең сум акчалата бүләк әзерләнгән. Башка катнашучыларга да истәлекле бүләкләр каралган.
“Бию көрәше” турнирын алып баручылар җәй буе “Хәрәкәттә-бәрәкәт” проектына йөрүчеләргә инде таныш. Алар - Рүзәл Әһмәдиев һәм Алсу Мәгъсүмҗанова. Ләкин бу юлы үзләре генә түгел. Тамашачының яраткан артисты Җәвит Шакиров та булачак. Турнирның режиссеры - Булат Гатауллин. 27 августта тамашачыларны көтеп калалар. Ә “Хәрәкәттә-бәрәкәт” проекты әле дәвам итә. Ул һәр пәнҗешәмбе Камал театрының Кабан күле буенча 18,30 сәгатьтә башлана.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез