“Сәләт” иң шәп шахматчыларны билгеләячәк

“Сәләт” берләшмәсе ел саен «Атлант» өстәл уеннары клубы эшчәнлеге кысасында традициягә әйләнгән турнир уздыра. Яз саен шахмат сөючеләр Әдип Әлмир кубогына шахмат турнирында очраша. Ә быел ул алтынчы тапкыр оештырыла, һәм беренче тапкыр онлайн форматта үткәрелә.

Былтыргы тәҗрибәгә нигезләнеп, турнир онлайн һәм оффлайн этапларда үткәреләчәк. 27 апрель көнне барлык теркәлгән катнашучылар lichess.org платформасында оффлайн этапка үтәр өчен ярышачаклар. Ә 5 май көнне иң шәп 50 шахматчы “Сәләт” Йортында финалда очрашачак.
Сайланылган онлайн-мәйданчык турнирга тагын да күбрәк катнашырга теләүчеләрне җәлеп итә ала. Әлеге турнирда 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге теләге булган барлык кеше дә катнаша ала.
Ярышлар ике төркемдә үткәрелә:
– I төркем – һәвәскәр уенчылар (разрядсыз);
– II төркем – разряды булган уенчылар (1-3 разрядлы);
Турнирда катнашу өчен selet.biz сайтында теркәлү узарга кирәк. Сайтның өске ягында «Шахмат турниры» дигән төймә бар, шунда басып, гариза тутырып җибәрергә кирәк. Гаризалар 24 нче апрельгә кадәр кабул ителә.
Сәләтнең рәсми сайты: selet.biz
Социаль челтәрләрдә «Сәләт» битләре: https://vk.com/selet.official
https://www.instagram.com/selet.official/


Фикер өстәү