ОСАГО бәясе кайберәүләр өчен 60%ка кадәр кыйммәтләнергә мөмкин

Юл-транспорт вакыйгаларына сирәк эләгүче автомобиль хуҗалары гына зур аерма сизмәячәк.
ОСАГО полисы бәясе кайберәүләр өчен 60%ка кыйммәтләнергә мөмкин. Сәбәбе – кеше гомеренә, сәламәтлеккә зыян салган өчен түләүнең дүрт тапкыр артуы һәм машина детальләре тузуны исәпкә алмый башлау, – дип яза “Известия”, Бөтенроссия иминиятләштерүчеләр берлеге башлыгы Игорь Юргенс сүзләренә таянып.

Белгеч аныклап үткәнчә, ОСАГО бәясе соңгы 4 юлда 5,2-5,3 мең сум чамасы булган. Әмма Финанс министрлыгы озакламый кеше гомеренә һәм сәламәтлеккә зыян салган өчен түләүне 4 тапкыр арттыруны һәм иминиятләштерелүчеләргә ОСАГО буенча түләүләр исәпләгәндә автомобильнең тузуын исәпкә алуны тыюны планлаштыра. Юргенс сүзләренә караганда, нәкъ менә шушы хәл кайбер клиентлар өчен полис бәясен 60%ка кадәр арттырырга мөмкин. Әмма юл-транспорт вакыйгаларына бик сирәк эләгүчеләр яки бөтенләй эләкмәүчеләр кыйммәтләнүне сизмәячәк диярлек.

“2022 елның 1 кварталында закон проектын пәйда булуны көтәбез. Әмма Үзәк банк, Финанс министрлыгы, Бөтенроссия иминияләштерүчеләр берлеге һәм Автомобиль хуҗалары берләшмәсе белән үзгәрешләр буенча килешүгә ирешелде инде”, – дигән Юргенс. Шул ук вакытта ул яңалыкны, мәҗбүри автоиминиятләштерүнең кинәт кыймәтләнүенә китермәс өчен, этаплап кертергә кирәклеген искәрткән.


Фикер өстәү