Яңа ел төнендә һава торышы нинди булачак?

Синоптиклар хәбәр итүенчә, 31 декабрь – 1 гыйнвар көннәрендә Татарстанда кар явачак. 31 декабрьдә һава температурасы көндез –5, –10 градус, төнлә –7, –13 градус булыр дип көтелә.

2022 елның беренче көне исә чагыштырмача җылы булачак, дип вәгъдә итәләр. Көндез 0 градустан алып –6 градуска кадәр салкын булачак.

Гыйнвар башы җылы булса да, синоптиклар салкын көннәр әле алда булуы турында кисәтә.


Фикер өстәү