Ул «У хәрефенең «улыбка» сүзе булуын аңлаткан.
«Кешедән елмаюын сорагыз. Инсульт вакытында авызның бер почмагы төшеп, бит кыйшаеп кала», – дигән ул.
«Д» – «движение». Кеше бер үк вакытта ике кулын өскә күтәрә алмый икән, сагаерга кирәк.
«А» – «артикуляция»не күздә тота. Инсульт вакытында кеше ялгыш сүзләр ычкындыра яки үзенә әйтелгәнне аңламый, гомумән, бик авыр сөйләшә.
«Р» – «решение».
«Шушы билгеләрнең берсе генә пәйда булган очракта да кичекмәстән «Ашыгыч ярдәм» чакыртырга кирәк», – дип билгеләп үткән белгеч.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез