Газетага язылу

Күршеләр су бастырып, мөлкәткә зыян килгән очракта нишләргә? – Юрист җавабы

«Өске катта яшәүче күршеләребез су бастырды. Аш-су бүлмәсендәге шкаф күпереп чыкты. Мин моның өчен күршеләрдән компенсация таләп итә аламмы?» – дип сорый Казаннан укучыбыз Алсу Нуриева.

Сорауга юрист Булат Закиров җавап бирә:

– Әйе, мөлкәтегезгә килгән зыян өчен компенсация таләп итә аласыз. Зыян күргән йорт җиһазларын фото һәм видеога төшерегез. Акт төзү өчен идарәче компания вәкилләрен чакырыгыз. Актта су басу нәтиҗәсендә килгән барлык зыянны теркәгез. Килгән зыянның бәясен билгеләү өчен эксперт оешмасына мөрәҗәгать итәргә киңәш итәм. Шуннан соң фатир хуҗасына дәгъва юлларга кирәк. Таләпләр үтәлмәгән очракта, сез үз хокукларыгызны яклау өчен судка мөрәҗәгать итә аласыз.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре