Чаллыда газ шартлауда гаепләнүче ирне үлеменнән соң ике ай узгач җирлиләр

Иртәгә, 30 декабрьдә, Чаллыда 48/20 йортта газ шартлауда гаепләнүче Владимир Рочевны җирләячәкләр. Бу хакта шәһәр мэры Наил Мәһдиев бүген әлеге йортта яшәүчеләрне кабат йортларына күчергәндә хәбәр иткән.

«Владимир Рочев монда яшәде, эшләде, аны озату вакыты җитте. Аның туганнары юк, шуңа күрә барысы да шәһәр көче белән башкарачакбыз», — дигән Наил Мәһдиев.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, озак вакытлар ир-атның гәүдәсе суд-медицина экспертизасы бюросында булган. 70 яшьлек ир-ат тәне пешүдән 1 ноябрьдә Республика клиник хастаханәсендә үлгән иде, дип яза «Челнинские известия».


Фикер өстәү