Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән очрашуда: Бер-берегезне саклагыз!

Соңгы вакытларда бу сүзләр һәркемнең телендә. Әмма, нечкәли башласаң, бер-береңне саклау, ярдәмләшеп яшәү кирәклеген тормыш үзе әйтә кебек. Чыннан да, шактый катлаулы чорда яшибез һәм заман һәркемгә, шулай ук хакимияткә дә яңадан-яңа таләпләр куя.

Парламентның быелгы эшчәнлегенә йомгак ясаганда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин нәкъ менә шуларга – тормыш сынауларына тукталды. Без авырлыкларны җиңәргә өйрәнеп киләбез. Илдә генә түгел, бөтен дөньясында икътисад аксап барганда без үсешкә юл тотканбыз. Фәрит әфәнде әйтмешли, димәк умырткабыз нык булган.

Быел Дәүсоветка халыктан 8 меңнән артык мөрәҗәгать кергән. Бу – моңа хәтле ишетелмәгән, күрелмәгән сан. Шуның 5410сы Интернет аша кергән. Мөрәҗәгатьләрне телгә алганда, җитәкчеләр авызыннан, гадәттә: “Димәк халык безгә ышана”, – кебек сүзләр чыга иде. Бу юлы шактыйга арткан бу санны парламент абруен күтәрү өчен файдаланмады Фәрит Хәйрулла улы. Бәлки, хакимият тармакларының бергәләп эшләвенә басым ясады һәм бу бергәлекне казанышыбыз дип бәяләде. Һәр мөрәҗәгать яхшылап өйрәнелгән, бер системага салынып хөкүмәткә җиткерелгән. Ә хөкүмәт исә үз чиратында, мәсьәләләрне хәл итү өчен тиешле акча да бүлеп биргән. Мөрәҗәгатьләр белән эшләүнең ничек барышын депутатларыбыз күз уңында тотачаклар.

Димәк, ниндидер эш тоткарлана, йә барып чыкмый икән, халык депутатлардан таләп итәргә хокуклы булып чыга. Язышасылар алда икән әле, дияргә тел кычытып тора үзе, тик мондый юраулардан туктап торасы килә.

2021 елда Дәүсовет утырышларында 284 мәсьәлә каралган, 94 закон кабул ителгән. Ел дәвамында узган 10 утырышка бүлсәң, бу кечкенә саннар түгел. Законнар арасында эшмәкәрлеккә, күп балалы гаиләләргә ярдәм белән бәйлеләре шактый. Фәрит әфәнде халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүне парламент эшчәнлегендә өстенлекле юнәлеш дип саный һәм “социаль йөзле” законнарның шактый булуы нәкъ менә шуның белән бәйле.

Парламент рәисе волонтерлык хәрәкәтенә аерым тукталды. Аның моңсу гына елмаеп әйтүенчә, без “бәхетсезлектән бәхетле” булганбыз. Ягъни, Татарстан халкының бер-беренә мөнәсәбәте үзгәргән, ярдәмләшеп яшәүнең асылына тагын да ныграк төшенә башлаганбыз. Татарстанда яшәүче төрле халыкларның “ковид госпитальләре” өчен милли ризыклар әзерләвен дә телгә алды Фәрит әфәнде. Бу гамәлләр акча эшләүне күздә тотып кылынмаган. Бу – республикабыздагы милләтара дуслыкның бер чагылышы, ярдәмләшеп яшәүгә омтылышы.

Яңадан Дәүсовет эшчәнлегенә кайтсак, Фәрит Хәйрулла улы парламентара багланышларның бераз сүлпәнәюен әйтте. Төп сәбәп – пандемия нәтиҗәсендә үзара йөрешүләрнең чикләнүе. Әмма, элемтәләр өзелми. Россия Думасына закон чыгару инициативалары белән мөрәҗәгать итү ягыннан без төбәк парламентлары арасында аерылып торабыз. Әлбәттә, Мәскәү һәр сүзебезгә колак салмый, әмма, кул кушырып тыныч кына утырмыйбыз. Мәсәлән, гаммәви хакимият органнарын оештыру принциплары турындагы Федераль закон проектын кире кагучы бердәнбер парламент та безнеке иде. Бу закон проекты турында шау-шулар тиз генә тынмас кебек. Аңа төзәтмәләр тәкъдим итү буенча бездә эш төркеме төзелеп килә һәм аны парламент рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкләячәк икән.

Парламент хәбәрчеләре белән очрашу ахырында Фәрит әфәнде: “Яңа ел тынычрак, уңайлырак булсын иде!” – дип теләкләр теләсә дә, мәшәкатьсез ел киләчәгенә бернинди өмет юк. Беренчедән, пандемиянең тулысынча юкка чыгасы да икеле-микеле, парламент кайбер федераль закон проектлары белән мәш киләчәк. Мәсәлән, без телгә алган федераль закон проектын этеп-төртеп гамәлгә ашыра башласалар, үзебезнең йөзләп законга кул тыгарга тиеш булабыз. Әле шулар өстенә парламент рәисе: “Халыкны иң борчыган мәсьәләләр массакүләм мәгълүмат чаралары аша да безгә килеп ирешә”, – диде. Димәк, барыбызга да эшлисе дә эшлисе әле.

Риман Гыйлемханов

Фото: gossov.tatarstan.ru


Фикер өстәү