Аңлашу һәм берләшү елы. Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советының быелгы эшенә нәтиҗә ясады

Акча җитәрме, ниятләр тормышка ашармы? Татарстан Дәүләт Советына җыелган журналистлар аның җитәкчесеннән шул хакта борчылып сорашты. Фәрит Мөхәммәтшин исә барысы да яхшы буласына өметләндерергә тырышты. Нинди чорда да кешене өмет алып кала бит.

2022 ел турында

Сәясәт дисеңме, икътисадмы – катлаулы ел һәр тармакта үз эзен калдырды. Шулай да бу елны намуслы үтелгән юл, үтәлгән бурыч хисе белән озатабыз. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтмешли, шикләнүләргә, икеләнүләргә урын калдырмыйча, елны нәтиҗәле йомгаклыйбыз.

– Бернигә дә карамастан, республика куйган бурычларны һәм планнарны үти алды. Икътисад, сәнәгать, төзелеш, мобилизация, милләтара дуслык, социаль яклау җәһәтеннән, дисеңме… Махсус хәрби операциягә бәйле хәлләр, санкцияләр безнең көчле икътисадыбызга йогынты ясады, – диде Дәүләт Советы Рәисе. – Бу ел имтиханын республика да, халык та лаеклы рәвештә уза алды.

Фәрит Мөхәммәтшин республика халкына да рәхмәтле булуын әйтте. Алдарак әйтеп үткән бурычларны да Татарстанда яшәүчеләрнең эш сөючән һәм бернәрсәгә дә битараф булмавы бәрабәренә ирешелгән бит.

Аз эшләнмәгән, билгеле. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, бюджет үтәлеп торган, халыкның тормыш сыйфатын яхшырту юнәлешендә дә эш алып барылган, гозерләрне тыңлаганнар.

– Без мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә булышабыз, хәрби хәрәкәтләр зонасындагыларга ярдәм итү җаен табабыз. Бик күп гуманитар йөк тапшырдык. Депутатлар арасында да хәрби хәрәкәтләр зонасына китүчеләр бар, – диде Дәүләт Советы җитәкчесе.

Елга йомгак ясаганда, киләчәкне дә уйлыйсың, билгеле. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, 2023 ел да икътисади, социаль һәм сәяси яктан әллә ни җиңел булмас. Бу шартларда бердәмлекне саклау калу аеруча мөһим.

Бюджет акчасын санаганда

Очрашуда журналистлар киләсе елга кабул ителгән бюджет һәм дефицитның шактый булуын телгә алды. Барысына да акча җитәрме?

– Акчаның җиткән чагы юк аның, ул сиңа-миңа да, гаиләгә дә, дәүләткә дә җитми, – диде Фәрит Мөхәммәтшин, уенын-чынын бергә кушып. – Планнарыбыз зур, аларны инде корып куйдык. 27 млрд сум күләмдә акча җитми әлегә. Грантлар алырга исәп. Федераль үзәк тә ярдәм итми тормас. Курыкмагыз, кулга-кул тотынышып эшләгәндә, бу бурычларны да үтәрбез.

Сүзе түгел, үзе мөһим

Әлбәттә, Президент атамасын «Рәис» дип үзгәртү мәсьәләсен телгә алмый мөмкин түгел иде. Фәрит Мөхәммәтшиннан күбрәк мәгълүмат алырга теләде журналистлар. Әмма Дәүләт Советы Рәисе серләрне чишәргә ашыкмады.

Шулай да, җитди телгә күчсәк, Фәрит Мөхәммәтшин бу гамәлнең җентекләп уйланган булуын әйтте.

– Федераль үзәкнең тискәре җавабы булыр дип көтмибез. Без кушылганча эшләдек – республиканың югары вазыйфаи заты атамасын закон кысасында үзгәрттек. Конституциядә хәзер «президент» атамасы юк. Без федераль үзәккә каршы килмәдек, – диде ул.

P.S. «Теләкләр чыршысы» кысасында Фәрит Мөхәммәтшин Даниэль исемле егетнең хыялын тормышка ашырды. Малай поезд йөртүченең кабинасына утырырга теләгән икән. Үзе Нурлатта яши. Даниэльнең теләге «Нурлат» тимер юл станциясе хезмәткәрләре ярдәмендә чынга ашты.

САН:

Дәүләт Советы 11 утырыш үткәргән. 234 сорау каралган, шуларның 200дән артыгы (ягъни 85 проценты) – социаль юнәлешкә бәйле.

Башка парламентлар белән хезмәттәшлек турында әйткәндә, Татарстан Россиянең 37 субъектында хезмәттәшлек итү турында 43 килешү төзегән.

Парламент комитетлары һәм Дәүләт Советы җитәкчесе исеменә 4,5 меңнән артык мөрәҗәгать кергән. Былтыргы саннан 44 процентка азрак бу.

Дәүләт Советы тарафыннан 93 закон кабул ителгән.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү