Бәйрәм көне кыйммәт йөри. Ялларда эшләгәннәр өстәмә түләү алырга тиешлеген искәрттеләр

1-8 гыйнвар – бәйрәм көннәре. Озын ялларда эшкә чыгучылар хезмәт хакын ике тапкыр күбрәк алырга тиеш. Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте телеграм-каналында хәбәр ителгәнчә, Хезмәт кодексында бәйрәм көннәрендә эшләүчеләрнең хезмәтенә арттырылган күләмдә түләү гарантияләнгән.

Шул ук вакытта бәйрәмдә эшләүчеләргә башка вакытта ял бирелергә мөмкин. Бу очракта хезмәт хакы гадәттәгечә түләнелә. Ведомствода искә төшереп үтелгәнчә, хезмәткә хокуклар санга сугылмаганда, “Онлайнинспекция.рф” порталында дәүләт хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.


Фикер өстәү