Татарстанда шәһәр яны елга транспортында йөрү бәяләре билгеләнгән

Пассажирларга “Татфлот” акционерлык җәмгыяте хезмәт күрсәтәчәк.

Татарстанда шәһәр яны елга транспортында йөрү һәм багаж алып бару өчен тарифлар билгеләнгән. Бу хакта республиканың Тарифлар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә.

Ведомствода аңлатып үтелгәнчә, инфляция бәяләргә шактый ук йогынты ясый. Казаннан Болгарга тиз йөрешле судноларда бару бәясе – 397 сум, Казан – Свияжск юнәлешендә гадәти судноларда бару – 137 сум тәшкил итәчәк. “Татфлот” акционерлык җәмгыятенең ихтыяҗ иң зур булган маршрутлары бу. Нәкъ менә шушы компания Татарстан шәһәр яны су транспортында халыкка хезмәт күрсәтүне оештыру бәйгесендә җиңгән.

Республикада Идел буенча маршрутлар 30 апрельдә ачылачак.
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Казанда җәмәгать транспортында йөрү бәяләре артырга мөмкин. Үзгәрешләр шулай ук транспорт картасы буенча түләүгә дә кагылачак.


Фикер өстәү