Быел Татарстанда су транспортында йөрү 1,5 тапкыр кыйммәтләнә

Татарстан тарифлар буенча дәүләт комитеты агымдагы елда елга транспортында йөрү бәяләрен раслаган.

Билгеле булганча, моңа кадәр республикада елга буйлап хәрәкәт итүче пассажирларга “Татфлот” АҖ хезмәт күрсәтте. 2023 елның уртасында “Татарстан Республикасы флоты” АҖ төзелде. Хәзер пассажирларны ул йөртәчәк.

Быел халык аеруча да үз иткән юнәлешләр буенча юл хакы да билгеле. Аерым алганда, Казан – Свияжск маршруты буенча хәрәкәт итү бәясе балаларга – 82 сум, өлкәннәргә исә 164 сум тәшкил итәчәк. Алдагы ел белән чагыштырганда, бу – 20 процентка, ягъни 27 сумга күбрәк. Казан – Болгар маршруты буенча хәрәкәт итү бәясе балаларга – 238 сум, өлкәннәргә – 476 сум булачак (үсеш шулай ук 20 процент).

“Тарифлар үзгәрү, шул исәптән, ягулык-майлау материаллары кыйммәтләнү, хезмәт өчен түләүнең минималь күләме арту белән бәйле”, – дип аңлатканнар Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитетында.

Быел республикада елга транспортында йөрүче пассажирлар саны 318 мең кеше тәшкил итәчәк, дип фаразлана. Тарифлар агымдагы елның 31 декабернә кадәр гамәлдә булачак.


Фикер өстәү