Көче 9 баллга тигез булган давыл якынлаша

Җомга көнне Россиянең үзәк өлешендәге төбәкләргә һәм Мәскәүгә 9 баллы давыл ябырылачак. Җилнең тизлеге урыны белән 25 метрга җитәчәк. “Фобос” һава торышы үзәге белгече Евгений Тишковец “РИА Новости” хәбәрчесенә шул хакта белдергән.

“Җомга көнне 15.00 сәгатьтән җил көчле, давылга әйләнеп, секундына 17-20 метр, урыны белән 25 метрга җитәчәк. Бары тик шимбәнең төн урталарында гына җил берникадәр тыначак. Бофорт шкаласы буенча – 9 баллга тиң давыл бу: җилнең тизлеге сәгатенә 80-90 чакрымга җитә, дигән сүз”, – дип аңлатып үткән Тишковец.

Аның әйтүенчә, мондый шартларда җилнең 1 квадрат метр мәйданга төшкән “авырлыгы” 44 килограммга җитә. Димәк, эш атнасы ахырында давыл агач ботакларын сындырырга, реклама такталарын, түбәләр һәм башка конструкцияләрне кубарырга мөмкин.

“Шул сәбәпле кешеләрнең гомере һәм сәламәтлегенә куркыныч янавы, автомобильләргә зыян килүе бар. Самолетларның төшеп утыруына да чикләүләр кертелмәгәе. Брянск, Орел, Тула, Калуга һәм Мәскәү өлкәләре бигрәк тә көчле җил йогынтысында калачак”, – дигән синоптик.


Фикер өстәү