Эссе һәм кояш сугуга бәйле 8 сорауга 8 җавап

Җылы сөякне сындырмый, әмма эссе һава торышы үзәккә үтә. Быелгы эссе бигрәк тә. Һава температурасы югары булу сәбәпле, эссе һәм кояш сугу очраклары арта. Җәйге челләдә үзеңне ничек сакларга? Әлеге темага бәйле сорауларга Сәламәтлек саклау министрлыгының гомумпрактика буенча баш белгече Люция Фейсханова, Республика клиник хастаханәсенең кардиология бүлеге мөдире Альберт Гыйльманов һәм табиб-невролог Ирина Сурженко җавап бирде.

Эссе һәм кояш сугуның нинди билгеләре бар?

Баш авырту, баш әйләнү, күңел болгану, йөрәк тибүенең ешаюы, салкын тир бәреп чыгу һәм туңу. Критик очракларда кеше аңын югалтырга, ә тән температурасы 41 градуска кадәр җитәргә мөмкин. Моннан тыш йөрәк ритмының бозылуы, сул як күкрәк астыннан кулга яки җилкәгә бәрә торган авыртулар, спазмнар, паника булырга мөмкин. Бу очракта кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, чөнки әлеге билгеләр йөрәк өянәге булу куркынычын кисәтә.

Эссе яки кояш сукты – нишләргә?

– Иң беренче чиратта, салкынча, күләгәле һәм һава йөреше яхшырак булган урын эзләгез, чөнки ике очракта да тәнне суытырга кирәк. Күләгәгә чыгу белән йә утырырга, йә ятып торырга кирәк. Шул рәвешле аңны югалту куркынычы кимеячәк. Шуннан соң ашыгыч ярдәмгә мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.

Эссе суктымы, кояшмы: ничек аерырга?

– Кояш сугуның сәбәбе ­– озак вакыт кояш астында йөргәннән соң башның һәм тәннең артык җылынуы. Ә эссе кояш астында гына түгел, артык җылы урыннарда да сугарга мөмкин. Төп аерма әнә шунда. Ләкин эссе һәм кояш сугуның саклану чаралары бер үк: су эчү режимын контрольгә алу, кояшлы һәм эссе көннәрдә дөрес киенү, хроник, бигрәк тә йөрәк-кан системасы авырулары булган кешеләргә тиешле препаратларын вакытында кабул итү, чөнки алар өчен аномаль эссе һава торышы аеруча куркыныч. Өлкән яшьтәгеләргә дә аеруча игътибарлы булырга киңәш ителә.

Хроник авырулары булган кешеләргә һава торышындагы кискен үзгәрешләр ничек йогынты ясый?

– Мондый үзгәрешләр авыруларга гына түгел, барыбызга да күпмедер дәрәҗәдә йогынты ясый. Җәй көне югары температураның кисәк төшүе яки кояшлы көнне кисәк кенә яшенле яңгыр явуы, кыш көннәрендә түбән һава температурасының кисәк артуы һәм башкалар – барысы да кеше организмына начар тәэсир итә. Бигрәк тә сәламәт кешегә. Чөнки авырулар үзләренең халәтен ничек контрольдә тотарга кирәклеген яхшы белә.

Эссе көннәрдә ничек тукланырга?

– Эсседә рациондагы майлы, аксымлы һәм баллы ризыкларны киметергә кирәк. Күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш, ашлар, боткалар һәм салатлар ашарга киңәш ителә. Составында шикәр күп булган һәм спиртлы эчемлекләрдән, гомумән, баш тарту зарур.

Суны ничек дөрес эчәргә?

– Эссе вакытта кеше көне буена ким дигәндә 2–2,5 литр су эчәргә тиеш. Ләкин су организмга аз-азлап керергә тиеш. Ягъни, бер эчкәндә, 500 миллилитрдан да артык эчәргә ярамый. Җәен кайнаган су эчәргә киңәш ителә. Суга лимон, бөтнек өстәргә дә була. Лимонлы су сусауны бик яхшы баса, ә бөтнекле су тынычландыра. Йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләргә, көндәлек су дозасын арттырган очракта, табиб белән киңәшләшергә кирәк.

Эсседә спорт белән шөгыльләнергә ярыймы?

– Эссе вакытта көн уртасында озаклап һавада йөрүләрдән, спорт белән шөгыльләнүдән, шулай ук авыр физик эш эшләүдән тыелып торырга киңәш ителә. Физик күнегүләр башкарган очракта да, моның өчен һава алмашы, дымлылыгы, температусы яхшы булган урынны, ягъни махсус залны сайларга кирәк.

– Яшь балага эссе яки кояш сукканны ничек белергә?

– Мондый очракта бала йә артык көйсез, йә артык тыныч була. Аның тән температурасы кисәк күтәрелә, тире катламнары гиперемиясе, ягъни артык кызаруы күзәтелә. Балалар көчле кояш нурларына тиз бирешүчән була. Шуңа да аларны кояштан мөмкин кадәр сакларга киңәш ителә.

Лилия Гыймазова

Илдар Мөхәммәтҗанова фотосы


Фикер өстәү