Коронавируска каршы прививканы сәүдә үзәкләрендә дә ясатырга мөмкин

Татарстанда коронавируска каршы прививка ясау дәвам итә. Республикада моның өчен 103 пункт булдырылган.

Президент Рөстәм Миңнеханов пунктлар санын 250гә җиткерү бурычын куйган. Соңгы мәгълүматларга караганда, 40823 кеше прививка ясаткан инде.  Казанның «Мега» сәүдә үзәгендә дә шундый пункт эшләп килә. Сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казан сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков әйтүенчә, биредә вакцинация пунктын ачуга ике атна әзерләнгәннәр. «Прививканы сәүдә үзәгендә ясату халыкны шикләндермәскә тиеш. Барысы да бик җентекләп уйланылган. Прививка ясатырга ниятләүчене башта табиб тәфсилләп карый. Тиешле җиһазлар, термоконтейнерлар – барысы да бар. Барлык иминлек кагыйдәләрен үтәп, барысы да вакцинацияне халыкка якынайту өчен эшләнелә»,  – ди ул.

Сүз уңаеннан, прививканы шулай ук ял көннәрендә дә ясатырга мөмкин. Поликлиникаларда прививка кабинеты 10–14 сәгатькәчә эшли.


Фикер өстәү