Коронавирус тагын «көчәергә» мөмкин

Коронавирус белән бәйле вазгыять күпмедер дәрәҗәдә тотрыкланса да, тынычланырга иртәрәк. Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков журналистлар белән очрашуда шулай дип кисәтте.

«Без үзебезне шушы чирнең нәрсә икәнен дә белмичә яшәлгән 2018–2019 еллардагы кебек иркен тотарга тиеш түгел. Коронавируска каршы вакцина ясату мәсьәләсе дә актуаль булып кала бирә. Бүген 2546284 кеше – бу вакцинаның беренче, 2223658кеше икенче компонентын ясаткан», – ди белгеч. Республикада балалар өчен кайтарылган вакцинаның да 96,2 проценты ясалган.

Билгеле булганча, 60 яшьтән узган кешеләр коронавирусны авыррак кичерә. Алар арасында чирдән соң өзлегүләр, үлем-китем очраклары да күбрәк күзәтелә. «Шуңа күрә коронавируска каршы вакцина ясату 60тан узган кешеләргә аеруча киңәш ителә», – диде министр урынбасары.

Бүген бу төркемгә кергән 649000 кеше – коронавируска каршы вакцинаның  беренче компонентын, 447000 кеше икенчесен ясаткан. Бу – яше 60тан узганнарның 76 проценты ковидка каршы вакцина ясаткан дигән сүз. Владимир Жаворонков вакцинаны ярты ел элек ясаткан кешеләргә ревакцинация узар, ягъни коронавируска каршы вакцинаны яңадан ясатыр чак җиткәнне дә искәртте. Белгеч бу эшне сузмаска киңәш итте. Ник дигәндә, вакцинаның вакыты чыгуга чир йоктыру куркынычы да арта. Биредә узган елның 26 ноябренә кадәр вакцина ясаткан кешеләр турында сүз бара.

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина көзгә таба коронавирус белән авыручылар саны яңадан артырга мөмкин дип фаразлый. «Коронавирус та сезонлы чиргә әверелеп бара. Бу очракта да чирнең күтәрелгән, кимегән чорлары була. Көзгә таба вируслы авырулар баш калкыта. Шуңа күрә бу чорда коронавирус белән авыручылар саны артачагына да әзер торырга кирәк. Саклык чараларын күрмәсәк, вакцина ясатмасак, хәлләр мөшкел булачак», – ди белгеч.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 139 яңа очрагы ачыкланган. Шул рәвешле республикада барлыгы 149579 ковид йоктыру очрагы теркәлгән. Авдонина сүзләренә караганда, ковид йоктыручылар саны 21 февральдән соң кими башлаган. Хәзерге вакытта республикада «омикрон» штаммының 1262 очрагы теркәлгән. Бу – теркәлгән барлык коронавирус очракларының 95 проценты шушы штаммга туры килә дигән сүз. Тормышыбызда коронавирус пәйда булганнан бирле Татарстанда аны ачыклау өчен барлыгы 6426000 пцр-тест тапшырылган.

Роспотребнадзор идарәсе белгечләре төрле оешма, объектларда коронавирусны кисәтү таләпләренең үтәлү-үтәлмәвен дә контрольдә тота. Соңгы бер атна эчендә алар шундый 99 оешмада тикшерү уздырып, шуларның 47сенә беркетмә төзегән.

Владимир Жаворонков сүзләренә караганда, бүген республикада вакытлыча ачылган 18 ковид-госпиталь эшли. «Бу саннан куркырга кирәкми. Алар халыкка тиз арада ярдәм күрсәтү өчен кирәк. Республиканың ерак районында яшәгән кешене, өч-дүрт сәгатьлек юл узып, башкалага алып килеп йөрмичә, үзләрендә генә ярдәм итә алсыннар өчен ачылды бу госпитальләр. Аларда ятак урыннар саны да җитәрлек», – ди министр урынбасары.

Исегезгә төшерәбез: бүген башкалада өч ковид госпитале эшли. Аларның берсе – Казанның инфекция хастаханәсендә, икенчесе 7 нче номерлы   шәһәр хастаханәсендә урнашкан. Короновирус йоктырган балаларны исә республика клиник балалар хастаханәсендә кабул итәләр.

Динә Гыйлаҗиева

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү